Тема: Зөлфәтнең иҗаты
Максатлар: 1) Зөлфәтнең иҗаты турында мәгълүмат бнр' , 2) сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; 3) туган телгә хөрмәт хисе тәрбияләү.
Дәрес барышы.
1. Исәнләшү.
Дәреснең темасын һәм максатларын аңлату. Язма эш нәтиҗәләре белән таныштырып үтү.
2. Әй эшен тикшерү.
Укучылар «Аккош күле» шигырен укыйлар һәм эчтәлеге буенча фикерләрен әйтәләр.
3. Дәреслек белән эшләү.
Укытучы, китаплар күргәзмәсе һәм фотоматериаллардан файдаланып, Зөлфәтнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйли.
Аннары укучылар биографик белешмәне укыйлар. Укытучының сорауларына җавап бирәләр: Зөлфәтнең иҗаты турында ниләр белдегез? Ул нәрсә турында язарга ярата? Зөлфәтнең шигырь китаплары ничек атала? Шигырьләр иҗат итүдән тыш, Зөлфәт тагын нәрсәләр белән шөгыльләнә?
Алга таба шагыйрьнең «Туган тел турында» шигыре укыла. Берничә укучы сәнгатьле итеп укыганнан соң, укытучы туган тел турында сөйләшергә, фикер алышырга куша. Укучылар күмәк сөйләшү (нолилог) оештыралар. Ахырдан укытучы «Татар теле — шагыйрьләр теле» дип исемләнгән җыентыкны балаларга күрсәтә һәм анда татар теле турында күпме шигырь тупланганлыгы турында әйтә.
4. Йомгак ясау. Өй эше: 1 иче коммуникатив бирем; 3 иче грамматик бирем.
5. Саубуллашу.

Комментариев нет:
Отправить комментарий