Х. Туфан иҗаты


Тема: Хәсән Туфан иҗаты
Максатлар: 1) татар шагыйрьләренең иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; 2) уку һәм тәрҗемә итү кү­некмәләрен үстерү; 3) Хәсән Туфан иҗатына кызыксыну уяту.
Дәрес барышы.
1. Исәнләшү.
Дәреснең темасын һәм максатларын әйтү.
2. Өй эшен тикшерү.
Башта укучылар тозегән җөмләләрен укыйлар. Аннары теләүчеләр якын дуслары турында монолог сөйлиләр. Бер­ничә укучының хәбәрләмәсе тыңлана.
3. Лексик берәмлекләрне үзләштерү.
Укытучы биографик белешмәдәге яңа сүзләрне яздыра һәм тәрҗемәләрен әйтә: күчеп китәргә — переехать; нигез — основание; нигезләнеп —основываясь; мәҗбүр булырга — быть вынужденным; тургай — жаворонок; тамчы — капля; энҗе — жемчуг, жемчужина; дәвер — время, период; сай­ланма әсәрләр — избранные произведения.
4. Текст белән эшләү.
Башта укучылар күмәк рәвештә укытучы артыннан сүз­ләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр: хөрмәт, Тобол губернасы, күп тә үтми, Сүнчәләй эшчәнлек, шөгыль, шөгыльләнә, вакыйга, вакыйгаларым, һәрвакыт, мәхәббәт, күңел, күңеленә, кергән, шагыйрь, шигырь, мәхәббәт лирикасының энҗеләре.
Бу сүзләрне укытучы артыннан аерым-аерым кабатлаган­нан соң, укучылар текстны абзацлап укыйлар. Шуннан соң бер укучы, укытучы ролен башкарып, такта янына чыга һәм башкаларга сораулар бирә.
Аннары укучылар тагып бер тапкыр текстны эчтән укый­лар һәм дәреслекләрен ябалар.
Укытучы яңадан Хәсән Туфанның иҗаты турында сорау­лар бирә, ә укучылар истә калдырган мәгълүматны әйтәләр.
5. Йомгак ясау. Өй эше: Хәсән Туфанның иҗаты турында сөйләргә өйрәнеп килү (1 нче коммуникатив бирем).

6. Саубуллашу.

Комментариев нет:

Отправить комментарий