М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты


Тема: Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты
Максатлар: 1) укучыларның тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү; 2) грамматик белемнәрне ныгыту; 3) Муса Җәлилнең әсирлектәге батырлыгына соклану хисе тәрбияләү.
Дәрес барышы. 1. Исәнләшү.
2. Әңгәмә кору.
Укучыларга түбәндәге сораулар бирелә: Үткән дәрестә нинди әсәр белән таныштыгыз? Ул нинди жанрда язылган? Публицистик язма кемнәргә багышланган? Автор нәрсәләр турында яза? М. Җәлил турында тагын нәрсәләр беләсез? Аның әсәрләре русчага тәрҗемә ителгәнме? Казанда М. Җәлилнең исеме белән бәйле урыннарны атый аласызмы? һ.б.
3. Өй эшен тикшерү.
Укучылар укылган текстның эчтәлеге буенча язып килгән сорауларын чиратлашып укыйлар.
4. Дәреслек белән эшләү.
Башта 3 нче коммуникатив бирем эшләнә. Укучылар җөмләләрне язмача тәрҗемә итәләр һәм тикшерәләр. Аннары укытучы аларга Г. Ахуновның әсәрләреннән оештырылган күргәзмәне күрсәтә. Моннан соң укучылар белән язучы хезмәте, һөнәре турында күмәк сөйләшү оештырыла.
Ахырдан укучылар 1 нче грамматик биремдәге формалар­ны искә төшерәләр һәм алар белән җөмләләр төзеп әйтәләр.
5. Йомгак ясау. Өй эше: Муса Җәлил турында сөйләү.

6. Саубуллашу.

Комментариев нет:

Отправить комментарий