Тема: Миргазиян Юнысның иҗаты
Максатлар: 1) Миргазиян Юнысның иҗаты белән таныштыру; 2) укучыларның танып белү осталыгын арттыру; 3) диңгезче, очучы һөнәрләренә кызыксыну уяту.
Дәрес барышы.
1. Исәнләшү.
Дәреснең максатларын аңлату.
2. Өй эшен тикшерү.
Укучылар дәфтәрләреннән грамматик биремне укыйлар, хаталарын төзәтәләр.
3. Дәреслек белән эшләү.
Башта 212 нче биттәге биографик белешмәне укытучы үзе укып күрсәтә, аннары аерым укучылардан укыттыра. Алга таба балалар таныш булмаган сүзләрне сүзлекчәләренә язалар һәм мәгънәләрен ачыклыйлар. Аннары «Дөресме? Ялгышмы?» биреме телдән эшләнә. Соңыннан язучының иҗаты белән бәйле мәгълүматны укучылар истә калдырсыннар өчен, укытучы укылган текст буенча 10 сорау язарга куша. Моның өчен вакыт бирелә. Аннан соң бер укучы язган сорауларын укый, ә янындагы укучы җавап бирә Һәм үзенең сорауларын укый. Эш шулай дәвам итә. Ахырдан бер укучы үзенең бөтен сорауларын укый бара, ә башкалар, чиратлашып, аңа җавап бирәләр.
4. Йомгак ясау. Өй эше: 3 нче коммуникатив бирем.
5. Саубуллашу.

Комментариев нет:
Отправить комментарий