С. Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты


Тема: С. Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты
Максатлар: 1) С. Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; 2) укучыларның тыңлап аңлау күнекмә­ләрен үстерү; 3) туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Дәрес барышы.
1. Исәнләшү.
Дәреснең темасын, максатларын әйтү.
2. Әңгәмә кору.
Балалар укытучының сорауларына җавап бирәләр: Үткән дәресләрдә без кайсы авторның иҗаты белән таныш­тык? Аның турында нәрсәләр белдегез? X. Туфанның әсәр­ләре нәрсә турында? Аның лирик шигырьләре кемгә багыш­ланган? X. Туфанның кайсы шигыре сезгә күбрәк ошады?
3. Өй эшен тикшерү.
Берничә укучы үзенә ошаган рус шагыйренең иҗаты турында сөйли, сыйныфташлары аларга үзләрен кызык­сындырган сорауларны бирәләр, 3 нче грамматик күнегүне тикшерәләр.
4. Дәреслек белән эшләү.
Башта укытучы биографик белешмәдәге яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлата һәм аларны сүзлекчәләргә язарга куша: дала — степь; көрәштәш — соратыйк; юксыну — тоска; яз­мыш — судьба; селкенергә — шевелиться.
Аннары укытучы дәреслектән С. Хәкимнең тормыш һәм иҗат юлы турындагы мәгълүматны укырга куша. Укып чыккач, балалар сорауларга җавап бирәләр: Сибгат Хәким кайда һәм кайчан туа? Ул кайда укыган? Аның беренче китабы кайчан басылып чыга? Аннары шагыйрь нинди поэмалар яза? Бу әсәрләр кемгә багышланган? Бөек Ватан сугышы елларында ул кайда була? Аның сугыш турында нинди әсәрләре бар? С. Хәким кайсы атаклы шәхесләргә багышлап шигырьләр язган? С. Хәкимгә нинди мактаулы исем бирелгән?
Шуннан соң укучылар тагын бер тапкыр текстны эчтән укыйлар, аннары бер-берсенә, чиратлашып, сораулар биреп Җавап кайтаралар. Эштә барлык укучылар да катнашырга тиеш.
5. Йомгак ясау. Өй эше: 3 нче коммуникатив бирем.

6. Саубуллашу.

Комментариев нет:

Отправить комментарий