Тема: Г. Ахуновның тормыш һәм иҗат юлы
Максатлар: 1) Г. Ахуновның тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат бирү; 2) диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; 3) татар язучыларының әсәрләренә кызыксыну уяту.
Дәрес барышы.
1. Исәпләшү.
Дәреснең темасы һәм максатлары турында әйтү.
2. Әй эшен тикшерү.
Укучылар язып килгән җөмләләрен укыйлар.
3. Дәреслек белән эшләү.
Укытучы Гариф Ахуновның тормыш һәм иҗат юлы турындагы белешмәне үзе укып күрсәтә. Аннан соң әсәрләрнең исемнәрен тактага язып куя һәм тәрҗемәләрен әйтә. Аннары укучыларга сораулар бирә: Бу өзектә сүз кем турында бара? Г. Ахунов кайчан һәм кайда туган? Ул кай-ларда укыган? Язучы ңинди күренекле әсәрләр язган? Г. Ахуновның әсәрләре к^йсы телләргә тәрҗемә ителгән?
Аннары укытучы балаларга укылган текстның эчтәлеге буенча 10 сорау язарга куша. Моның өчен аларга вакыт бирелә. Алга таба укучылар язган сораулары белән таныштыралар.
4. Йомгак ясау. Өй эше: 1 нче коммуникатив бирем.
5. Саубуллашу.

Комментариев нет:
Отправить комментарий