Тема: Г. Исхакыйның тормышы һәм иҗаты
Максатлар: 1) Г. Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында башлангыч мәгълүмат бирү; 2) танышу максаты белән уку күнекмәләрен үстерү; 3) Г. Исхакый иҗатына кызыксыну уяту.
Дәрес барышы.
1. Исәнләшү.
Дәреснең темасын, максатларын әйтү.
2. Әңгәмә кору.
Сораулар: Хәзер татар теле дәресеме? Рус әдәбияты дәресләрендә сез нишлисез? Яраткан азучыларыгыз кемнәр? Татар шагыйрьләреннән кемнәрне беләсез? Татар язу-чыларыннан кемнәрне атый аласыз? Сез нинди әсәрләр укырга яратасыз? Үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
3. Өй эшен тикшерү.
Башта кайбер сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмлә калыплары кабатлана. Укучылар аларны чиратлашып тәрҗемә итә баралар: исторические события. Первая мировая война, образуется, печатается, политическое движение, расцветает. Аннары укучыларга эчтән кабатлап чыгу өчен вакыт бирелә. Соңыннан такта янына бер укучы чакырыла һәм ул, күрсәтмә әсбаплардан файдаланып, белгәннәрен сөйли. Башкалар аның сөйләвен игътибар белән тыңлыйлар, ахырдан сораулар бирәләр. Укытучы аларның җавапларын бәяли һәм билге куя.
4. Г. Исхакыйның иҗаты белән таныштыру.
Башта сүзлек эше үткәрелә. Укучылар биографик белешмә текстындагы яңа сүзләрне үзләштерәләр: угыл (ул) — сын; гашыйк — влюблен(ный); зиндан — тюрьма; тартышу — борьба, противостояние; мөгаллим (укытучы) — учитель; олуг (бөек) — великий; эшчәнлек — деятельность; бозып — исказив; тулысынча — полностью; акларга — оправдать.
Аннары укучылар дәреслектә бирелгән мәгълүматны эчтән укып чыгалар. Алга таба 3 укучы текстны 3 өлешкә бүлеп, кычкырып укый. Текстның эчтәлеген аңлау дәрәҗәләрен ачыклау максатыннан, түбәндәге эшләр оештырыла.
Башта укучылар, тексттан кирәкле мәгълүматны табып, сорауларга җавап бирәләр:
–Г. Исхакыйның белем алуы һәм аның беренче әсәрләре турында сез нәрсәләр белдегез?
–Аның XX йөз башында язылган әсәрләренең исемнәре русчага ничек тәрҗемә ителә?
–Әдипнең чит илләрдәге тормышы турында нинди мәгълүмат бирелгән?
Соңыннан 7 нче абзац тәрҗемә ителә.
5. Фикер алышырга өйрәтү.
Укытучы әдәбияттан эш дәфтәрләренә текстның эчтәлеге буенча сораулар төзеп язарга куша. Аннары бу сораулар укыла, тикшерелә, хаталар төзәтелә (1нче коммуникатив бирем).
6. Йомгак ясау.
Өй эше: 1) Г. Исхакыйның биографиясен сөйләргә әзерләнү;
2) сүзлек ярдәмендә «Тормышмы бу?» әсәреннән алынган өзекне уку.
7. Саубуллашу.

Комментариев нет:
Отправить комментарий