Ф. Әмирханның тормыш һәм иҗат юлы


Тема:   Ф. Әмирханның тормыш һәм иҗат юлы
Максатлар: 1) Ф. Әмирханның тормыш һәм иҗат юлы турында башлангыч мәгълүмат бирү; 2) укучыларның тың­лап аңлау күнекмәләрен камилләштерү; 3) Ф. Әмирханның иҗатына кызыксыну уяту.
Дәрес барышы.
1. Исәнләшү.
Дежур укучыны тыңлау.
2. Әй эшен тикшерү. Укылган өзек буенча грамматик биремнәр тикшерелә.
3. Ф. Әмирханның тормыш һәм иҗат юлы белән таныш­тыру. Укытучы XX йөз башында иҗат иткән татар хал­кының иң күренекле язучылары, шагыйрьләре турында әйтә. Аннары Ф. Әмирханның алар арасында аерым урын алып торуы турында мәгълүмат бирелә.
4. Дәреслек белән эшләү.
Укучылар дәреслектә бирелгән биографик белешмәне эчтән укыйлар. Аннары әсәрләрнең исемнәрен тәрҗемә итеп әйтәләр. Алга таба бер укучы шул ук мәгълүматны сәнгатьле итеп укый.
5. Мөстәкыйль эш башкару.
Укытучы өйрәнелгән материал буенча тактага сорауларны яза. Укучылар дәфтәрләренә җавапларын гына язалар. Ан­нары эш күмәк рәвештә тикшерелә, ягъни укучылар бер-бер артлы үз җавапларын укып чыгалар.
Сораулар:
– Фатих Әмирхан кайчан һәм кайда туган? Ф. Әмирхан кайда белем алган? Ул нинди телләр белгән? Ул рус телен ничек үзләштерә? Ф. Әмирхан кайчан яза башлый? Ул тагын нәрсә белән шөгыльләнә? Аның иң танылган әсәр­ләре ниндиләр?
6. Йомгак ясау. Өй эше: 4 нче коммуникатив бирем.

7. Саубуллашу.

Комментариев нет:

Отправить комментарий