Тема: М. Мәһдиевнең иҗаты
Максатлар: 1) М. Мәһдиевнең иҗаты белән таныштыру;
2) укучыларның телдән аралашу күнекмәләрен үстерү;
3) М. Мәһдиевнең иҗатына кызыксыну уяту.
Дәрес барышы.
1. Исәнләшү.
• Дәреснең темасын һәм максатларын аңлату.
2. Өй эшен тикшерү.
Башта 2 укучы көндәлек режим турында сөйли. Аннары 1—2 укучы үзләренең эшләре белән таныштыра. Аларга сораулар бирелә һәм җаваплар бәяләнә.
3. Дәреслек белән эшләү.
Укучылар мөстәкыйль рәвештә биографик белешмәне укып чыгалар. Аннары укытучы укучыларга сораулар бирә: Әйтегез әле, М. Мәһдиев шагыйрьме, язучымы, драматургмы? Ул кайчан һәм кайда туган? Булачак язучы кайларда белем алган? М. Мәһдиевнең әсәрләре нәрсә турында? Республикабызда аның исеме белән бәйле урыннар бармы? Н.б.
Алга таба укытучы, өстәмә мәгълүматлардан, фоторәсемнәрдән файдаланып, язучы турында сөйли.
Аннан соң бер укучы такта янына чыга, ә башка укучылар аңа сораулар бирәләр, язучының иҗаты турындагы мәгълүматны тагын бер тапкыр кабатлыйлар. Бу эштән соң укучылар текстны абзацлап укыйлар. Укытучы ал арның укуларын бәяли, хаталарын төзәтә. Соңыннан карточкалар өләшә. Андагы җөмләләрнең дөресме, ялгышмы икәнен билгеләргә
кирәк. Укучылар китапларын ябалар һәм бирелгән җөмләләрнең дөресме, ялгышмы икәнен әйтеп баралар.
1) М. Мәһдиев 1920 нче елда туган. (-)
2) М. Мәһдиев Арча районында туа. (+)
3) Ул хәрби училищеда укыган. (-)
4) Училищедан соң хәрби флотта хезмәт иткән. (+)
5) Аннан соң мәктәптә әдәбият укытучысы булып эшләгән. (-)
6) Язучы күп еллар Казан университетында укыткан. (+)
7) Ул «Туган ягым — яшел бишек», «Җидегән чишмә»- исемле повестьлар язган. (-)
8) М. Мәһдиев — Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. (+)
9) Казанда М. Мәһдиев музее эшли. (-)
4. Йомгак ясау. Өй эше: 1, 2 нче коммуникатив биремнәр.
5. Саубуллашу.

Комментариев нет:
Отправить комментарий